Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2022 елның 25 сентябреннән 25 октябренә кадәр «Безнең Татарстан. Мөмкинлек территориясе" дип исемләнгән форум уздыра.
Форум - тармак министрлыклары, инновацион предприятиеләр, фәнни берләшмәләр һәм бизнес вәкилләре белән креатив, инициативалы яшьләрнең турыдан-туры диалогы мәйданчыгы. 11 ел эчендә Форумда 9125 проект катнашты. Финал күргәзмәләрендә 256 финалистның проекты тәкъдим ителде, шуларның 72се – федераль грант конкурсларында җиңүчеләр.
2022 елда беренче тапкыр Форум Россия Федерациясе гражданнары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсын уздыру мәйданчыгы булды. Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль тәҗрибәгә җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм ил үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Конкурс һәм форумда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Катнашучы җиңгән очракта уникаль проектын тормышка ашыруга 500 000 сумга кадәр ярдәм ала алачак. Гаризалар 2022 елның 25 октябренә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә (grants.myrosmol.ru)
Катнашучылар 1-5 ноябрь көннәрендә конкурс экспертлары алдында проектларны яклаячаклар. Җиңүчеләрне бүләкләү 13-14 ноябрь көннәрендә узачак. Конкурсны үткәрү тәртибе, вакыты һәм кагыйдәләре хакында сылтама буенча: https://grants.myrosmol.ru/events/df5a9262-b53d-49c5-8165-2d1dbfa4ae8b танышырга мөмкин.