"Хыял" яшьләр үзәге "Интеллект Батл" уены үткәрде

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

5 октябрьдә илебездә педагоглар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу бәйрәм көн саен үзләрен җәмгыять һәм ил өчен кирәкле эшкә – балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга, аларны хәзерге җәмгыятьтә тормышка әзерләүгә бирүче кешеләрне берләштерә. Бу һөнәрдә очраклы кешеләр юк.

Шушы уңайдан 2022 елның 6 октябрендә Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбе укытучылары өчен "Интеллект Батл" интеллектуаль - күңел ачу уены үткәрде. Уен ике этаптан торды: 1 этап - "Башваткыч", катнашучылар сорауларга җавап бирделәр кроссвордлар чиштеләр һәм 2 этапта катнашучылар, вакытка 60 сорауга җавап бирделәр.

Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International