Бүген 1 октябрь - Өлкәннәр көне.
Кадерле өлкәннәребез! Сезне көзге якты бәйрәм - Халыкара Өлкәннәр көне белән ихластан котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, ә бәйрәмебез заманнар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Бүгенге яшь буын өчен сез кыйммәтле байлык, тормыш тәҗрибәсен саклаучылар булып торасыз. Тормышта авыр минутлар булганда, киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык-уңышларыбызны уртаклашабыз. Сез илгә лаеклы уллар-кызлар үстердегез, бүген уңай тормыш тәҗрибәсен, әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап, оныклар, оныкчыкларга тапшырасыз. Сезнең гомер - ул байлык.
Заман авырлыкларына бирешмичә, илебез өчен көчегезне, хезмәтегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Һәрвакыт янәшәдәгеләрегезнең җан җылысын тоеп, җылы карашка кинәнеп яшәгез!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин