Хезмәтне саклау турында

2022 елның 30 сентябре, җомга

2022 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координация советы тарафыннан  (алга таба – Координация советы) районның «Дуслык» ҖЧҖ, «Сосна» ҖЧҖ, «Якты юл» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы формированиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую вакытында куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү буенча урынга чыгып тикшерүләр үткәрелде. Координация советы әгъзалары әлеге хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую вакытында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләре үтәлеше белән таныштылар. Урынга чыгып тикшерүләрдә авыл хуҗалыгы формированиеләренә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен тайпылышсыз үтәү турында әйтелде.

Координация советы хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында кабат искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәү җинаять җаваплылыгына тартуга кадәр җитеп, җәза бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International