Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Балтач гимназиясе укучылары белән очрашты

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина «Балтач гимназиясе» муниципаль белем бирү учреждениесенең 9-11 сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады.

Күзәтчелек производствосы вәкиле укучыларга балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгына кагылышлы җинаять законнары нормаларын аңлатты. Шулай ук велосипедлар, скутерлар кулланганда юл хәрәкәте иминлеге турындагы закон таләпләре аңлатылды.

Чыгыш ясаганда юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирелде. 

Соңыннан прокуратура вәкиле тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

Балтач районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International