Президиум утырышын Балтач муниципаль районы башлыгы, Совет рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач муниципаль районының 2022 елның 1 яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында
2. Татарстан Республикасы Балтач район Советының «Балтач муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023-2024 нче елларның планлы чорына бюджеты турында»гы 91 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. 2022 елның 1 яртыеллыгында Балтач муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында.
4. 2023 елга һәм 2024, 2025 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.
5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Норма авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләрен раслау турында.
7. Балтач район Советы депутаты статусын раслау турында.
8. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
9. Яңа уку елына әзерлекнең торышы һәм Балтач муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру турында.