8 нче август көнне Кариле авылында гомер кичерүче тыл ветераны Фәния Лотфулла кызы Ильясовага 90 яшь тулды.

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Авыр елларның ирексез шаһите булган Фәния Лотфулла кызын язмыш төрле яклап сыный : яшьләй ятимлек ачысын татырга да , бертуганнарыннан аерылып үсү кебек сынаулар аша үтәргә дә туры килгән аңа.

Гомер юлында тормыш иптәше Мәгъсүм ага белән ныклы нигезле гаилә төзеп , 3 бала тәрбиялиләр алар. Бүгенге кондә Фәния апаның 8 оныгы, 7 оныкчыклары бар. Юбилярыбызга озын гомер, тыныч тормыш һәм ныклы сәламәтлек телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International