Республикабызда әлеге акция 5 нче августтан старт алды һәм 20 августка кадәр дәвам ителәчәк.
Район халкын, предприятие җитәкчеләрен, профсоюз оешмаларын акциядә актив катнашырга чакырабыз.
Акциянең төп максаты-җәмгыятьтә һәм шулай ук Луганск Халык Республикасында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә уңай, толерант мөнәсәбәт булдыру һәм ярдәм күрсәтү. Август ахырына кадәр барлык теләүчеләр мәктәп укучыларына һәм беренче сыйныф укучыларына яңа уку елына җыенырга ярдәм итә ала.
Быел 1 сентябрьдә районыбызда 377 бала беренче сыйныфка барачак, һәм әти-әниләребезнең кеременә карамастан, мәктәпкә бәхетле, күркәм киенгән, матур сумкалы, тулысынча мәгариф органнары таләпләре нигезендә комплектланган булсыннар иде. Кызганычка каршы, һәр ата-ана үз баласын мәктәпкә лаеклы рәвештә җыя алмый.
Канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар, портфельләр һәм башка мәктәп кирәк-яраклары рәвешендә ярдәм кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 2-52-38