Икмәкле чорга аяк бастык

2022 елның 5 августы, җомга

Район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Набиуллин белән Татарстан, Активист, Кама, Кызыл юл хуҗалыкларының иген басуларында 2022 елгы урып-җыю кампаниясе барышы белән танышып чыкты.

 

-Һәр төрле культурадан мул уңышка өмет зур. Бурыч - күп көч белән үстергән икмәкне югалтуларсыз һәм сыйфатлы итеп җыеп алу. Илебез табынын имин һәм бәрәкәтле итүдә лаеклы хезмәт куючы игенчеләребезгә нәтиҗәле хезмәт көннәре теләп калам, - диде район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International