Палаткалы лагерь тәмамланды

2022 елның 5 августы, җомга

Безнең район балалары өчен 2022 елда МБУ ДЛОЛ "Романтик" базасында  палаткалы лагерь ачылды. Дүрт смена дәвамында 6 июльдән 5 августка кадәр 150 бала ял итте. Балалар өчен 17 палаткадан торган палаткалар шәһәрчеге, душ кабиналары һәм биотуалетлар оештырылды. Биш тапкыр ашату Балтач мәктәбе һәм гимназиясе пешекчеләре тарафыннан башкарылды. Лагерь программасы балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм смена профилен исәпкә алып төзелгән һәм үз эченә гражданлык - патриотик, экологик-туристик, спорт - сәламәтләндерү модульләрен алган. Сменалар дәвамында мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары тарафыннан мастер - класслар, "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре тарафыннан спорт чаралары, Үзәк китапханә хезмәткәрләре, ПДН һәм КДН хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрелде, квест - уеннарны социаль яклау хезмәткәрләре үткәрде. Һәр смена ачык һәм бай эчтәлекле узды, балалар бик күп уңай тәэсирләр алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International