Чара бөтен тармакның игътибарын регионга җәлеп итә, федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан яктыртыла һәм регионның инвестицион җәлеп итүчәнлеген күрсәтә. Автоузышта 40тан артык автомобиль һәм Россия төбәкләреннән 120 сөт җитештерүче һәм эшкәртүче катнаша . Айрат Хәйруллин истәлегенә үткәрелә торган “Сөткә юл!” чарасы Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 1 августыннан 4 августына кадәр үткәрелә.
Районыбызда әлеге чара бүген – 3 нче август көнне узды.
Район авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиялары һәм шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерү буенча Без беренче урында барабыз.
Рәсәй төбәкләреннән иң эре сөтчелек тармагында эшләгән оешма җитәкчеләре районыбыда булып , районыбыз тәҗрибәсен уртаклашты. Алар “Татарстан” хуҗалыгында һәм сөт –май комбинатынын сөт җитештерү цехында булып киттеләр.