2011 елда БМО Генераль Ассамблеясы яңа истәлекле дата – Халыкара дуслык көнен гамәлгә кую турында Карар кабул итте. Аны 30 июльдә билгеләп үтәләр. Дусларча хисләр кешеләрне берләштереп кенә калмый, алар безгә ярдәм һәм таяныч та бирә, иҗади илһам чыганагы булып хезмәт итә, яңа сәнгать һәм әдәбият әсәрләре тууга ярдәм итә.
Халыкара дуслык көне алдыннан һәм «Файдалы ял» программасын тормышка ашыру кысаларында, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Дуслык көне» дигән чара уздырдылар. Микки Маус һәм Минни Маус күңелле спорт ярышлары, музыкаль-күңел ачу уеннары үткәрделәр. Балалар зур холстта рәсем ясый алдылар. Соңыннан балаларга татлы күчтәнәч тапшырылды һәм уртак дуслык фотосы ясалды.