«Файдалы ял» программасын тормышка ашыру кысаларында 26 июль көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Шубан авыл җирлеге территориясендә күп балалы гаиләләр өчен «Кече-сабантуй» үткәрделәр.
25 балигъ булмаган бала белгечләр белән бергә сулыкларда үз-үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ышаныч телефонының номерын һәм билгеләнешен кабатладылар. Чараның профилактик өлешеннән соң, балалар яраткан «Бүләк кисү», «Чүлмәк вату» кебек милли уеннар уйнадылар.
«Наз» республика хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова һәм аның тормыш иптәше чарада катнашучыларга татлы күчтәнәчләр, уенчыклар һәм бүлмә гөлләре бүләк иттеләр. Балалар үсеше өчен кызыклы һәм файдалы канцелярия товарларын иганәче Регина Нутфуллина бүләк итте. Барлык катнашучылар да әлеге чарададан бик канәгать калдылар һәм чараны оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.