Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Романтик" балалар сәламәтләндерү лагерендә булып, анда балигъ булмаган балалар белән сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәп, алкоголь, тәмәке куллануга карата тискәре караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән профилактик шөгыль үткәрделәр. Бүлекчә психологы Роза Галимова "Сәламәтлекне яшьтән саклыйбыз" дигән темага әңгәмә үткәрде. Социаль педагог Гөлшат Сәләхова "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән плакатлар ясау буенча эш оештырды. Шөгыль ахырында катнашучылар үзләренең плакат-проектларын якладылар.