Россия ГТХМ кисәтә!

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

1 июньнән республиканың муниципаль районнарында халык күпләп ял итә торган урыннарда су объектлары янында патрульлек итү, су объектларында кешеләр үлеменә юл куймау максатыннан патруль төркемнәре оештырылды.

Су объектлары янында булган вакытта гражданнар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23.04.2009 ел, № 256 карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә кешеләр тормышын саклау кагыйдәләре белән билгеләнгән куркынычсызлык чараларын күрергә тиеш. 

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

көннәр эссе булуга карамастан, бу көннәрдә коену-тормыш өчен зур куркыныч!

Салкын суда коену көзән җыеруга  - мускулларның кискен һәм бик авыр кыскаруына китерергә мөмкин. Бу бик куркыныч: көзән җыеру -суда үлүнең төп сәбәпләренең берсе!

Җылынмаган суда коену судороглар белән генә куркыныч түгел. Кояшта кызынгач, кеше кинәт салкын суга чума, йөрәк туктавы яки коры бату -температура төшүгә бәйле рефлектор спазмы аркасында сулыш туктала.

Су янында ял һәрвакыт саклык һәм игътибар таләп итә. Таныш булмаган урында коенырга ярамый.

Төптә чокырлар, ташлар һәм башка чит предметлар булырга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ярда хәмер эчүдән тыелырга киңәш итәләр – исерек килеш коену кешеләрнең суда үлүенә төп сәбәп булып тора.

Кечкенә балалар өчен махсус контроль кирәк - алар мизгел эчендә батарга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International