24 июль көнне Балтач районы Сәрдек авылында авыл иганәчеләре оештырган Мөселман балалар Сабантуе булды. Бәйрәм коръән уку, азан, мөнәҗәт әйтү ярышлары, кызыклы уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды. Иганәчеләргә һәм оештыручыларга бик зур рәхмәт.