Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә.
Конкурска гаризалар 2012 елның 15 июленнән 14 августына кадәр кабул ителә, конкурсларны үткәрү вакыты, конкурсларда катнашучыларга карата таләпләр, катнашу өчен гариза һәм анкеталар формасы турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегенең «грантлар, архив конкурслары» бүлекчәсендә түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://arhiv.tatarstan.ru/informatsiya-po-grantam-i-arhivnim-konkursam-4298249.htm