13 июль көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында КОНДИТЕРЛАР, ягъни ТӘМ-ТОМНАР ПЕШЕРҮЧЕЛӘР арасында “Баллы тормыш” исеме астында бик күңелле бәйге үткәрелде. Бугенге бәйгедә “Фикердәш”ләр клубы әгъзалары 3 яшь категориясенә (зурлар, яшусмерләр, балалар) бүленеп катнашты, чарада барлыгы 10 конкурсант үз көчен сынады. Бәйгебезне хөрмәтле жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында "Каенлык" банкет залының шеф-повары Фасхеева Альбина Анатолий кызы, 4 разряд кондитер, Норма мәдәният йортында режиссер Шәйхетдинова Лилия Разгил кызы һәм кондитер остасы Закирҗанова Лилия Рифгать кызы бар иде.