Балтач районының "Фикердәш" клубы әгъзалары "Уеннарда халкым тарихы"күңел ачу программасында катнаштылар

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 14 нче июль көнне, “Книжная среда” проекты кысаларында “Салкын чишмә” эко паркында  ял итүчеләр  өчен “Уеннарда халкым тарихы” дип исемләнгән җырлы -биюле программа оештырылды. Биредә катнашучылар яңа шигырь китаплары белән таныштылар- шигырьләр укыдылар, халкыбызның милли уеннарын уйнап, җырлап һәм биеп күңел ачтылар. “Фикердәш” клубы әгъзалары һәм килгән кунаклар үзара чәй табыны артында аралаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International