Балтачта 28 июнь көнне пляж волейболы уены үткәрделәр

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Күпләр пляж волейболы дигәч, аптырап кала, аның тәртибен аңлап бетерми. Әлеге уен комда уйнала, команда составына ике уенчы керә. Ягъни ике уенчы каршы як команданың ике уенчысына каршы көрәшә. Пляж волейболының үзенә генә хас кагыйдәләре бар, ә гомумән алганда, ул гадәти волейбол уенына охшаш. Спортның бу төре яшүсмерләр арасында бик популяр. Райондагы һәм якын-тирә авылларлагы егет һәм кызларның теләкләрен исәпкә алып, "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре 28 июнь көнне пляж волейболы уздырды. Уен егетләр һәм кызлар арасында барды. Егетләрдән - 10 (Норма-1, Норма-2, Борбаш, Шишинер, Норма-3, Смаиль, Метеор, Металлург, Гимназия, Кня), кызлардан 6 (БСШ, Смаиль, Кня-1, Кня-2, Норма-1, Норма-2) команда җыелган иде. Ягъни уеннарда барлыгы 16 команда катнашты, "Сабантуй" паркында узган ярышлар 4 сәгатькә якын дәвам итте. Уеннар ахырына якынлашкан саен, киеренкерәк төс ала барды. Чөнки соңыннан иң көчле командалар көч сынашты. Кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш... Спорт ярышларының тәртибе шундый. Кызлардан торган командалар арасында түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды:

🥇1 урын - Кня-2

🥈 2 урын - Кня-1

🥉 3 урын - БСШ

🏅 4 урын - Норма-1

 

Егетләрдән торган командалар арсындагы нәтиҗәләр:

🥇1 урын - Шишинер

🥈 2 урын - Метеор

🥉 3 урын - Смаиль

🏅 4 урын - Норма-1

 

 

Уенда катнашып, 1-4 урыннар алган командалар "Дядя Бо" кафесына сертификатлар белән бүләкләнде. Шулай ук кызлар һәм егетләр арасында иң яхшы уенчылар билгеләнеп, акчалата бүләкләргә дә ия булды. Катнашучыларны бүләкләүдә иганәче буларак, Гатауллин Тимур Фаргатович (волейбол буенча тренер), Шәрәфетдинов Алмаз Хайрутдинович (эшмәкәр), Газимов Руслан Дилюсович (тренер), Бәдретдинов Азат Ильдусович (эшмәкәр) акчалата ярдәм итте. Аларның һәркайсына рәхмәтебезне белдерәбез һәм алдагы эшләрендә зурдан-зур уңышлар насыйп булуын телибез! 

 

Ә пляж волейболы уеннары алга таба да дәвам итәчәк! Ул дәвамлы булыр һәм киләчәктә тагын да күбрәк яшьләрне үзенә җәлеп итәр дип ышанабыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International