"Факел" яшьләр клубы директоры грант отты!

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Соңгы вакытта “проект” төшенчәсе бик актуальләшеп китте. Кайсы гына өлкәне алма, бөтен тармакка да заманча проектлар өстендә эшли белә торган, бүгенге көнгә туры килердәй проектлар тәкъдим итә ала торган хезмәткәрләр таләп ителә. “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы яшьләр сәясәте юнәлешендә төрле проектларны гамәлгә ашыру үзәкләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә яшь буынны камилләштерү, төрле яклап үстерү буенча шактый мөмкинлекләр каралган. Менә шул мөмкинлекләрне күреп алып, дөрес итеп,тиешле дәрәҗәдә формалаштырып тәкъдим итә алсаң – син үз проектынңны чынга ашыра аласың дигән сүз.

Күптән түгел физик затлар өчен Республика грант бәйгесе-2022 игълан ителгән иде. “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы директоры Зәкиев Азат Мөнир улы да әлеге бәйгегә үз проектын тәкъдим итте һәм грант отты. Проектның исеме – “Сила удара”, ул спортның бер төре булган боксны яшүсмерләр арасында җәелдерүгә юнәлтелгән. Проект 2022 елның август аенда гамәлгә ашырылачак.

Азат Мөнир улын әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә аңа эшендә тагын да зуррак уңышлар юлдаш булуын телибез! Бу Сезнең соңгы җиңүегез булмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International