Балтач районында 14 яше тулган гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Һәрбер кеше өчен шәхесен раслаучы документ алу мизгелләре тантаналы һәм истә кала торган вакыйга. Менә бүген 2022 елның 26 июнь конне дә Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре районыбызның иң яшь - 14 яше тулган гражданнарына Рәсәй Федерациясенең төп документы- паспорт тапшыру чарасы уздырды. Бу истәлекле вакыйга укучыларга  “Яшьләр коне” уңаеннан оештырылды. Яшьләргә документларын сәхнә түрендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International