Яшьләрнең, яшьләр белән эшләү буенча яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме максатында 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «яшьләр торак конкурсы» үткәрелә. Конкурсны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (шул исәптән – никахта тормаган), Татарстан Республикасы территориясендә теркәлү һәм хезмәт эшчәнлеген алып баручы Россия гражданнары чакырыла.
Конкурста катнашырга мөмкин:
башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре;
студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
яшь галимнәр һәм укытучылар;
сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.
Гариза бирүченең Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак сатып алу мөмкинлеген алалар (28,5 елга кадәр еллык 7%, беренчел взносның 10%, чиста бизәкләүдәге кв.м. торакның ташламалы бәясе).
Югарыда бәян ителгәннәрне игътибарга алып, 2022 елда заявка кампаниясен оештыруда (гаризаларны кабул итү 27.06.22) ярдәм итүегезне, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен мәгълүматлаштыруда, шулай ук сайтларда һәм социаль челтәрләрдә мәгълүмати яктыртуда ярдәм итүегезне сорыйбыз.
Өстәмә мәгълүмат #Жильемолодым телеграм каналында, ВКонтакте конкурсы төркемендә урнаштырылган https://vk.com/mol_ipoteka
Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел. 8 (987) 404-89-78, e-mail mol_ipoteka@mail.ru