Балтач муниципаль районында «хезмәтне саклау буенча иң яхшы почмак» смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

2022 елның 24 июнендә Балтач муниципаль районында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион Советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, «Иң яхшы хезмәтне саклау почмагы” дип исемләнгән смотр-конкурсның комиссия әгъзалары һәм җиңүчеләре катнашты. Көн тәртибе буенча Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чараларга йомгак ясалды һәм смотр-конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булып узды. Җиңүчеләрне район башлыгы Р.Р.Нотфуллин һәм хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы рәисе И.С. Галимуллин котладылар. Смотр-конкурста җиңүчеләрнең барысы да грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International