Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының күчмә утырышлары

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы почмак» смотр-конкурсы кысаларында Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы, смотр-конкурс комиссиясе әгъзалары белән берлектә, Балтач районы оешмаларында һәм предприятиеләрендә күчмә утырышлар үткәрде. Утырышларда комиссия әгъзалары хезмәтне саклау буенча белгечләрнең эш кабинетлары һәм хезмәтне саклау буенча стендлар (почмаклар) белән таныштылар.
Күчмә утырышлар нәтиҗәләре буенча «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы почмак» смотр-конкурсында җиңүчеләр билгеләнде:
1 категория (авыл хуҗалыгы оешмалары):
1 урын - «Сосна»ҖЧҖ
2 урын - «Якты юл»ҖЧҖ
3 урын - «Борнак»ҖЧҖ

2 категория (сәнәгать, төзелеш һәм башка оешмалар):
1 урын-ҖЧҖ "Арча" Балтач май-сөт комбинаты
2 урын-«МДСУ-1» ҖЧҖ
3 урын - «Балтач МПП ЖКХ» АҖ 

Смотр-конкурсның барлык җиңүчеләре һәм призерлары диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International