Профилактик очрашу

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу максатыннан, Наз халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә күп балалы Н. гаиләсе әгъзалары белән очрашу булды. Очрашуда үзәк директоры, муниципаль полиция хезмәткәре, МКУ "Мәгариф бүлеге" методисты, Балтач шәһәр бистәсе советы белгече, гаилә участогы белгече катнашты. Гаилә әгъзалары үз проблемалары турында сөйләделәр һәм профессиональ киңәшләр алдылар. Очрашу ахырында уртак карар кабул ителде, катнашучылар мөнәсәбәтләрне яхшырту буенча тәкъдимнәр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International