Татарстанда «ЭКОяз-2022»республика конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында «Экояз-2022» республика конкурсында Апас һәм Әлмәт районнары, шулай ук Казан җиңеп чыкты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Өч төркемдә иң актив районнар билгеләнде. "Шәһәр тибындагы поселогы, район үзәге, авыл статусына ия муниципаль районнар арасында өченче урынны Биектау районы алды. Әлеге категориядә икенче урынны Балтач районы алды. Төркемдә Апас районы вәкилләре иң яхшылар дип табылды", - дип хәбәр итте ТР Экология министрлыгы башлыгы.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Касимов Ленар Әдехамович котлады һәм бүләкләр тапшырды. 

"Иң яхшы мәктәп" номинациясендә җиңүчеләр»
1 урын - Кече Лызи урта мәктәбе
             
"Иң яхшы балалар бакчасы" номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын-МБДОУ «Балтач 3 нче балалар бакчасы»

"Иң яхшы гаилә" номинациясендә җиңүчеләр»
1 урын-Камаловлар гаиләсе 
(Камалов Илназ Илнар улы Чапшар башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы)
"Иң яхшы предприятие" номинациясендә җиңүчеләр
1 урын -МБУ ФОРПОСТ «җәмәгать тәртибен саклау буенча Балтач яшьләр формированиеләре үзәге»  
"Иң яхшы экодвор" номинациясендә җиңүчеләр»
 1 урын-МБУ «Факел»яшьләр (яшүсмерләр) клубы
 «ЭКОяз 2022»республика акциясендә катнашучылардан барлыгы 87 гариза керде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International