8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Алар бу көнне үз хезмәтләре өчен хөрмәтләү алалар,алар өчен иң мөһим булган рәхмәт сүзләрен ишетәләр.
Социаль хезмәткәрләр көне уңай эмоцияләр, хис-кичерешләр белән тулы иде. Иң яхшыларны мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Башкарылган эшләрнең лаеклы бәяләнүе һәм бүләкләрнең үз ияләрен табуы бик күңелләрдә шатлык хисләрен арттырды.