Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Пушкин укуы"дип исемләнгән шигъри нон-стоп уздырдылар

2022 елның 14 июне, сишәмбе

2022 елда 6 июньдә күренекле рус шагыйре, прозаик, драматург, әдәби тәнкыйтьче Александр Сергеевич Пушкинның тууына 223 ел тула. Рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевичның шигырьләрен миллионлаган кешеләр яттан белә, аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр яратып укый, буыннан-буынга сөйли. Әлеге истәлекле датага багышлап, "Балтач" ял паркында Үзәк китапханә хезмәткәрләре "ПроЧтение Пушкина" дип исемләнгән шигъри нон-стоп үткәрделәр: анда ял итүчеләр Пушкинның үзләре яраткан әсәрләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International