Балтач муниципаль район башлыгының милли бәйрәм- "Сабантуй" белән котлавы

2022 елның 11 июне, шимбә

Хөрмәтле райондашлар!

      Милли бәйрәмебез «Сабантуй» белән ихлас күңелдән котлыйм!

     Бу бәйрәм көтеп алынган шатлыклы вакыйга. Борынгыдан барлыкка килгән бәйрәм инде күптән бөтен дөнья халык бәйрәменә әверелде. Ул һәрберебезгә ата-бабаларыбызның иң яхшы традицияләрен истә тотырга мөмкинлек бирә.

     Сабантуй үзенең күңеллелеге, кунакчыллыгы, спорт ярышлары, кызу көрәш белән батырларның күңелләрен яулый, төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштерә.

    «Сабантуй» бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы   Р.Р.Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International