Балтач муниципаль район башлыгының Россия көне белән котлавы

2022 елның 11 июне, шимбә

12 июнь илебез тарихында үзенчәлекле дата - Россия көне буларак билгеләп үтелә. Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме илебезнең һәр төбәгенең, шул исәптән Татарстанның һәм туган районыбыз Балтачның да көчен һәм бербөтенлеген гәүдәләндерә. Безнең өчен әлеге бәйрәм - тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне.  Ул Ватанны ярату, туган җиребез белән горурлану, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне дә берләштерә.

Бүгенге көндә илебез халкы,  ватанпәрвәрлек хисләре өстенлекле булган бөек тарихлы, бай мәдәниятле илдә, республикада яшәве, эшләве һәм тыныч тормыш алып баруы белән бик бәхетле. Хәзерге Россия - көчле, бәйсез дәүләт. Ул үзенең милли мәнфәгатьләре сагында нык тора һәм елдан-ел үз позицияләрен ныгыта бара. Илнең абруе - аның төбәкләре, шәһәр-районнарының уңышларыннан һәм хезмәтеннән килә. Әлеге юнәлештә  үз өлешебезне, көчебезне кертеп, без туган илебезнең өметле, күркәм киләчәген бергәләп төзибез.     

 Хөрмәтле райондашлар! ‌Тарихи әһәмияткә ия шушы бәйрәм көнендә сезнең һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, хезмәтегездә уңышлар телим! Ватаныбыз белән һәрчак горурланып, бердәм булып, матур итеп гомер кичерик! Бәйрәм белән сезне!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы         Р. Р. Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International