Прокурор аңлата. Гражданнар үз көчләре белән төзелешкә еллык 9% тан да артык булмаган ставка буенча кредит ала алалар

2022 елның 10 июне, җомга

РФ Хөкүмәтенең "2020 - 2022 елларда Россия Федерациясе гражданнарына бирелгән торак (ипотека) кредитлары (заемнар) буенча кредит һәм башка оешмаларга алынмаган табышларны каплау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" 2022 елның 31 маендагы 993 номерлы карары нигезендә, 2022 елда гражданнар үз көчләре белән (профессиональ төзүчеләр белән подряд шартнамәсен рәсмиләштермичә) индивидуаль торак йорт төзелешенә еллык 9% тан да артмаган ставка буенча кредит ала алалар. Ташламалы ставка буенча займның максималь күләме Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә 12 млн сум тәшкил итәчәк, калган төбәкләрдә - 6 млн сум кредит акчаларын төзелешкә генә түгел, булачак йорт өчен җир сатып алуга да җибәрергә мөмкин.

Үз акчалары хисабына төзелеш бәясенең 15% ын түләргә кирәк. Ташламалы ставканы куллану өчен төзелгән йортка милек хокукы кредит килешүе төзелгәннән соң 12 ай эчендә теркәлергә тиеш.

Өстәмә түләү мөмкинлеге каралган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International