“Яшь гаилә” клубы утырышы

2013 елның 28 июне, җомга
   2013 елның 27 июнь көнендә Балтач районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә” клубының чираттагы утырышы булып узды. Клубның төп бурычы - гаилә институтын ныгыту. Бу очрашуда Балтач районы 1нче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Мөхәммәтҗанова З.М., район үзәк мәчетенең имам-хатибы Бикбаев Р.Б. катнаштылар. Район социаль яклау бүлегенең психологлары яшьләргә тестлар һәм тренинглар үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International