Бердәм гражданнарны кабул итү көне

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

2022 нче елның 7 июнендә бердәм гражданнарны кабул итү көнен үткәрү кысаларында Балтач муниципаль районында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр алимент түләттерү мәсьәләсе буенча бушай юридик консультация үткәрелде. Кабул итүне «Наз» үзәге директоры Г.А. Әхмәдиева, опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәп баручы белгече В.Г. Хәбибрахманова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А. Р. Нургалиев алып барды

Бер гражданинның алиментлар буенча бурычларны түләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгате каралды. Мөрәҗәгать итүчегә гамәлдәге закон кысаларында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International