Балалар өчен "Яратабыз сине, Балтач!” эрудит-батл үткәрелде

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

3 июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар  өчен “Яратабыз сине, Балтач!” дигән исем астында эрудит-батл үткәрелде. Чарада укучылар элеккеге еллар һәм хәзерге көннәр фотоларын карап,  Балтачның тарихы белән таныштылар. Презентация ярдәмендә балаларга Балтач районының табигате, музейлары,күренекле шәхесләре, геройлары, милли бәйрәмнәре хакында да сөйләнелде. Дуслык хакындагы сүзләрне кул эшләре остасы Асия Хисмәтуллинаның төрле милләт кызларын гәүдәләндергән курчак күргәзмәсе дә куәтләде. Ребуслар аша Балтач районына кагылышлы сүзләрне белү дә балалар күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International