2 июнь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Анда 34 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
“Наз” үзәге хезмәткәрләре өчен “Санитар-гигиена таләпләренә әзерлек” программасы буенча уку оештырылды. Барлык кызыксындырган сорауларга Казан гигиена үзәгенең гигиеник тәрбия инструкторы тулы җавап кайтарды.
Җыелышны дәвам итеп «Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Балтач прокуроры ярдәмчесе Гульнара Галиуллина "Алдаудан сакланыгыз" темасына чыгыш ясады.Бу тема олылар арасында бик актуаль. Алар чит кешеләргә җиңел ышаналар һәм финанс мошенниклары корбаны булалар.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина социаль хезмәт күрсәткәннәргә генә түгел, ә башка җирләрдән күченүчеләргә дә, олы яшьтәге гражданнарга да игътибарны арттыруны сорады. Җәйге чор башлануга бәйле рәвештә, хезмәт күрсәткән гражданнарның йортларының янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелергә тиеш диде.
Теманы дәвам итеп, социаль эш белгече Гузель Калимуллина отчетларны һәм графикларны вакытында тапшыруны искә төшерде.
Җыелыш котлаулар белән тәмамланды.