1 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм кичәсе булып узды

2022 елның 3 июне, җомга

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә,  Балтач Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчык балаларның шат авазына күмелде. Балалар, шау-гөр килеп, “Киләчәк - балачак” дип исемләнгән бәйрәм  чарасында катнаштылар. Биредә алар өчен “Шарики-смайлики” АRT-киңлеге, “Радуга цвета” изостудиясе, “Бусинки-красотуленки”  шарм-салоны, “Тылсымлы йомгак” әкият терапиясе, “Күңелле кашыклар” остаханәсе, “Чәчәкле конфетлар” мастер-классы эшләде. Балалар хәрәкәтле уеннарда, флешмобта да катнаштылар.  Балачак бәйрәмендә уку елы дәвамында иң  күп китап укыган китап укучылар да билгеле булды. Балтач урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучысы Шаһимәрданов Райнур һәм 7 б сыйныф укучысы Гыймадиева Диләрә иң күп китап укучы исемен алып, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Илһамланып, дәртләнеп, шатланып төрле уеннарда катнашкан һәр баланы китапханәчеләр татлы бүләкләр белән сыйлап тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International