Балаларны яклау көне кысаларында 2022 нче елның 1 июнендә Балтач районының 3 күп балалы гаиләсе Казан шәһәрендә оештырылган чарада катнашты. Гаиләләр Казан дәүләт циркында күңелле тамаша карадылар. Чарадан соң катнашучыларны "Корстон"да бәйрәм ашы көтә иде. Һәр гаиләгә бүләк сертификаты тапшырылды.
Балалар гына түгел, өлкәннәр дә әлеге бәйрәм чарасыннан зур канәгатьлек хисләре алдылар, оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.