“Балаларны яклау көне”

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

   Ел саен бөтен дөньяда 1 июньдә Халыкара балалар көне билгеләп үтелә һәм ул «Балаларны яклау көне» дип атала. Мондый исем һәр баланың балачагы якланылырга тиешлегенә бәйле, аларның хокуклары, сәламәтлеге һәм тормышы яклау астында булырга тиеш.

   Җәйнең беренче көнендә Балтач бистәсенең үзәк ял паркында район балалары өчен бәйрәм - күңел ачу чарасы узды. Бәйрәмне оештыручылар -мәдәният, мәгариф, спорт һәм социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре -балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, ярышлар тәкъдим иттеләр. Балтач районы "Наз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Күңелле стартлар", рәсем конкурсы, төрле хәрәкәтле уеннар уздырдылар. Балаларга уртак картиналар булдыру өчен зур полотналар һәм шәхси эшләр өчен кечкенәләре тәкъдим ителде. Барлык балалар да конкурсларда актив катнаштылар, призлар, тәм-томнар һәм җәйге каникулларга күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International