Күңелле "Сабантуй"

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Балачак - тормышыбызның иң якты һәм истә кала торган чоры. Шуңа күрә бу вакытны шатлыклы  һәм якты тәэсирләр белән тулыландырырга омтылырга кирәк.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, 31 май көнне, «Ак калфак» татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен күңелле "Сабантуй" уздырды. Бәйрәмгә 14 яше тулмаган балалар чакырылган иде.

Иртәдән Балтач бистәсенең үзәк мәйданында җыр-биюләр, ихлас елмаюлар һәм күтәренке кәеф хөкем сөрде. ГХАТ бүлеге, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, "Хыял" яшьләр үзәге, "Факел" яшүсмерләр клубы һәм мәдәният үзәге белгечләре белән берлектә үткәрелгән чара үзенчәлекле балалар күңелендә озак сакланыр. Балалар актив катнашкан станцияләр буенча уеннар һәм биремнәр, беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Алар һәркемнең талантын ача алдылар. Мультфильм геройлары белән фотосессия бәйрәмне хәтерләрдә мәңгегә калдырды.

Сюрпризларның берсе - оештыручылар  "күчмә" мичне чакырулары да булды. Аның ярдәмендә шунда ук саф һавада коймаклар пешерелде, ә теләге булганнар  аларны әзерләү процессын да карый алдылар. Һәркем кайнар чәй, эссе коймак белән сыйланды һәм бәйрәм ахырында бүләкләр алды.

Бу онытылмас бәйрәмне оештыруда үз көчләрен керткән һәркемгә катнашучылар исеменнән рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International