2022 елның 29 маенда Балтач районына архипастыр визиты барышында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Кече Лызи авылында Казан Мәрьям Ана иконасы храмында булды. Идарә итүче архиерей мәхәллә тормышы белән танышты һәм дин тотучылар белән аралашты. Якшәмбе чиркәү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дога һәм җырлар җырладылар.
Делегация киткәннән соң кич белән күктә салават күпере барлыкка килде. Мәхәллә кешеләре моны могҗиза буларак бәяләде. Барыгызга да тынычлык һәм яхшылык телим!