Хезмәтне саклау икеайлыгы кысаларында, шулай ук хезмәткәрләр арасында куркынычсыз хезмәтне пропагандалау, хезмәтне саклау буенча эшчеләрне мәгълүмат белән тәэмин итү, Хокукый белемнәр тарату, производствода имгәнүләрне һәм һөнәри авыруларны кисәтү буенча профилактик эш алып бару, хезмәтне саклау буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, закончалыкның белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Балтач районында 2022 елның 22 маеннан 5 июненә кадәр «хезмәтне саклау буенча иң яхшы почмак»смотр-конкурсы үткәрелә.
Смотр-конкурста катнашу өчен Балтач районының барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр һәм оешмалар чакырыла.
Смотр-конкурс 2 категория буенча үткәрелә:
1 – авыл хуҗалыгы оешмалары;
2 – сәнәгать, төзелеш һәм башка оешмалар
https://baltasi.tatarstan.ru/dokumenti.htm