Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр! Мәктәп елларының иң онытылмас хатирәсе – Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Алда сезне җаваплы имтиханнар чоры һәм тулы бер тормыш көтә. Бщхетле тормышыгыз үзегезнең кулларда, киләчәккә сезгә бик матур башлангыч бирелде. Моның өчен сезне укыткан укытучыларыбызгы рәхмәт! Еллар дәвамында алар белем биреп кенә калмыйча, сезне гражданлык, ватанпәрвәрлек, әхлаклылык кебек сыйфатларга да өйрәтте. Аерым рәхмәт сүзләремне әти-әниләргә дә җиткерәм. Балаларыгызның уңышлары – кайгыртучанлыгыгыз, яратуыгыз һәм сабырлыкларыгыз өчен бүләк булсын.
Тормышта сайлаган юлыгыз дөрес булсын, өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын, кадерле чыгарылыш укучылары! Бәхет, сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Имтиханнарыгызны уңышлы тапшырырга насыйп булсын! Яхшы кәеф, якты киләчәк телим сезгә!
Хөрмәт белән Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин