Үзәк китапханә хезмәткәрләре балтачлыларны Пионерия көне белән котладылар

2022 елның 24 мае, сишәмбе

19 май – Пионерия туган көн. Быел Пионер оешмасы оешуга 100 ел тула. Бик күпләрнең хәтерендә бу көн олы бер бәйрәм булып саклана. Совет илендә яшәгәннәр галстуклы елларын матур хатирә итеп истә тоталар. Моның шулай икәнлегенә без – китапханәчеләр тагын бер кат инандык. Бүген Балтач үзәк ял паркында балтачлыларга Пионерия көне белән котлау открыткалары таратылды. Урта һәм өлкән буын вәкилләре пионер булган чакларын сагынып искә алдылар.  Китапханә хезмәткәрләре яшь буынга  пионер тарихы, аның асылы  турында мәгълүмат та бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International