18 май көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «Путешествие по русским народным сказкам» дип аталган библиовикторина үткәрелде

2022 елның 20 мае, җомга

2022 ел – Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы.

Шул уңайдан, 18 май көнне Балтач Үзәк китапханәсендә «Путешествие по русским народным сказкам» дип аталган библиовикторина үткәрелде.  Балтач гимназиясенең 1-Б сыйныфы укучылары күңелле викторина сорауларына җавап бирделәр. Алар иллюстрацияләр, предметларга карап һәм өзекләрне укып, әкиятләрне танып белделәр.  Балалар үзләрен рус әкиятләре буенча чын белгечләр итеп күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International