Хезмәтне саклау икеайлыгы кысаларында һәм җитештерү травматизмын, һөнәри авыруларны профилактикалау максатларында Балтач район башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы ООО «Мелиоратор» һәм ООО «Водстрой» төзелеш оешмаларында күчмә утырышлар уздырды. Координация советы әгъзалары эш алып бару һәм объектларда хезмәтне саклау чараларын оештыру белән таныштылар. Төзелеш оешмалары җитәкчеләренә хезмәтне саклау буенча чараларны тиешле дәрәҗәдә үтәргә, билгеләнгән таләпләргә туры китереп башкарырга күрсәтмә бирелде.