Ветераннар көндәлегеннән

2013 елның 25 июне, сишәмбе
   Еллар узган саен сәламәтлектән дә зур байлык булмаганын аңлый, кадерен белә башлыйсың. Балтач бистәсенең гел хәрәкәттә булган ветераннары урманга - табигать кочагына экскурсиягә бардылар. Урман һавасы сулап, табигатьнең байлыгына сокланып, чишмә аланыннан күп төрле шифалы үләннәр җыйдылар. Табигатькә чыга алмаган ветераннарга да үз бакчаларында үстергән дару үләннәреннән өлеш чыгардылар. Өлкәннәр бу изгелеккә бик рәхмәтле булып калдылар.
   Балтач бистәсенең җирле үзидарәсе җитәкчеләре Илдар Дамир улы Габдрахманов һәм Нурия Равил кызы Зарипова «Сүнмәс дәрт» клубы ветераннарының һәр башлангычын хуплап алалар, туган көннәрен котлап истәлекле бүләкләр тапшыралар һәм һәрвакыт төрле яклап ярдәм итәләр. Ветераннар олы хөрмәт белән рәхмәтле җирле үзидарә җитәкчеләренә.
   Карадуган авылында яшәүче Хайруллин Фидаил өлкәннәрне туган көннәре белән котлап «Синдә калам Балтачым» җырын тәкъдим итте. Җырның сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат иткән. Авторның туган ягын данлап башкарган бу җыры ветераннарга бик ошады. Көе моңлы, сүзләре тирән мәгънәгә ия булган бу жырның гомере озын булыр дигән ышаныч белдерделәр .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International