РФ Хөкүмәтенең 07.05.2002 ел, № 830 карары "Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый торган объектларның дәүләт реестрын булдыру һәм алып бару Кагыйдәләрен раслау турында» әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый торган объектларның дәүләт реестрын булдыруның һәм алып баруның яңа тәртибе билгеләнде.
Дәүләт реестры федераль дәүләт реестрыннан, региональ дәүләт реестрларыннан тора.
Федераль реестрны алып бару объектларның урнашу урыны буенча Россия Табигать күзәтчелегенең территориаль органнары тарафыннан, Россия ФИХ, Россия ФИХ карамагындагы объектлардан тыш, үзенә буйсынган объектларга карата гамәлгә ашырыла. Региональ реестрларны алып бару объектларның урнашу урыны буенча РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 23 июнендәге 572 номерлы карары үз көчен югалткан дип танылды.
Әлеге карар 2028 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә.
Татарстан Республикасы Балтач районы прокуратурасы