Министр Эльмира Зарипова Балтач муниципаль районында булды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

2022 нче елның 17 маенда  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эшлекле сәфәр белән Балтач районына килде.

Эш сәфәре вакытында Эльмира Әмир кызы социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләде, социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучыларның яшәү шартлары белән танышты.

Моннан тыш, министр гражданнарны кабул итте,  социаль ярдәм чаралары турында консультацияләр бирде  һәм сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International