Яшь фермер мәктәбе

2022 елның 17 мае, сишәмбе

2022 елның 27-28 май көннәрендә Казан шәһәренең «Регина» кунакханәсе базасында кече хуҗалык рәвешләрендә авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән Яшь фермер мәктәбе узачак. Мәктәпне үткәрүнең төп бурычы-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2022-2023 елларда авыл территорияләрендә бизнес-проектларны сайлап алу һәм аларны гамәлгә ашыру процедурасына грант конкурсларында потенциаль катнашучыларны әзерләү.

Анда катнашу өчен авыл җирлегендә яшәүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр һәм аграр бизнес өлкәсендә үз эшләрен башларга теләгән муниципаль берәмлекләр вәкилләре (шул исәптән бер елга кадәр үз эшчәнлекләрен алып баручы эшмәкәрләр) чакырыла.

 Мәктәпне үткәрү чорында яшәү, туклану һәм белем бирү программасы кабул итүче як акчалары хисабына, үткәрү урынына кадәр һәм кирегә – юллар хисабына тәэмин ителә. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 11 йорт («Регина»кунакханәсе). Мәктәптә катнашу өчен 2022 елның 25 маена кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк: https://clck.ru/h2tkt - урыннар саны чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International